Татарча тизәйткечләр (скороговорки)


2016-02-11 21:27:00

Тизәйткечләр тиз арада баланың "телен шомартырга" ярдәм итә. Дикциясен яхшыртырга теләгән әти-әниләргә дә мондый күнекмәләр файдага гына булачак. Тизәйткечләр кызык итеп яңгырый, кәефне дә күтәрә. Бүген татарча тизәйткечләр аеруча популярлаша бара - хәзерге вакытта хәтта аларга багышланган махсус интернет-флешмоб та уза. Аның турында күбрәк белергә теләсәгез, Instagram челтәрендә @MinemYaratkanTatarTelem аккаунтының сәхифәсен карагыз. Әлеге проектта катнашырга теләсәгез, түбәндәге тизәйткечләр сезгә ярдәмгә килер. 

- Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.

- Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфидәдә дә бар.

- Капкага капка каршы, Капкага капка капма-каршы.

- Кулда тукмак, Алыйк кер тукмап: Тукта, тукта, тукмама, Тукма, тукма, туктама! Туктап тукмап булмый ул, Тукмап тукмак тынмый ул.

- Талга кунар бер тартар,

Ул тартарны тал тартыр,

Тартар басып талны тартыр,

Тал тартыр, тартар калкыр,

Тартар калкыр, тал тартыр.

- Синең мускул мускулмыни, мускул түгел ул- мыскыл. Менә Мостафа мускулы мускул дисәң дә мускул.

- Җылы җәйнең көннәрендә Җәймә тау итәгендә Җизни кызы Җәүһәрия Җиләк җыя чиләгенә.

- Сезнең кызлар безнең кызларга киндер тукмаклашмакчылар иде. Тукмаклашырлар микән, тукмаклашмаслар микән? Тукмаклашсалар, тукмакларын алып килсеннәр, тукмаклашмасалар, тукмакларын биреп торсыннар.

- Карамалының кара малаена чана карамаларга биргән идем, карамалады микән шул кара малай, карамаламады микән ул кара малай. Карамаласа карап кайт, карамаламаса карганганына, карганмаганына карамыйча алып кайт. Ул карамаламаса, үзем карамалармын.

- Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы.Биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы.

- Дару белән өч шешә,

Шешә бавын теш чишә,

шешә чишсәң теш шешә.

 

Тел төзәткеч тизәйткечләр һәм тел көрмәкләндергечләр

(Кат-кат әйтергә)

Мин әйтә алам,

Кем әйтә ала,

Әхмәт, син әйтеп кара. (э, а)

 

Әрәмәдәге әрем әче. (э)

 

Без, Бәдәр белән бәрәңгегә барганда,

Бәдәрнең бидрәсенә балчык белән бәрә-бәрә бардык, (б)

 

Мин агамның дагаланган

Атын дагалаганмын, (г)

 

Үгезегез үзегезнеке,

Мөгезе үгезегезнеке, (з)

 

Сигез сыер асраганчы симез сыер асра. (с, з)

 

Кара карга кардан бара

Канатларын кага-кага. (к,р,г)

 

Карга, кара, кара, карга!

Каррык, каррык, каркылдама! (к,р)

 

Тукый, тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган, (т, к)

 

Тау башындагы таллыкта

Тукраннар тукылдый, (т)

 

Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

Чык-чык, кошчык, очып чык! (ч, к)

 

Чыбык-чабык дип чыгып чабып,

Чак чыбык-чабыкка абынмадым, (ч, к)

 

Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә, (к, у)

 

Таулар биек таллардан

Тал бөресе балланган, (л)

 

Көчле кеше очлы шөшле

Белән шушы төшне тиште, (ш)

 

Җәйнең ямьле көннәрендә

Җиләк җыя Җәмилә, (җ)

 

Тизәйткечләр https://edu.tatar.ru/sovetcki/page86044.htm/page2256481.htm сайтыннан алынды. 

 

 

 


  • Аноним

    • 07
    • 04
    • 2016
    • в 02:48

    Тел арды кабатлап торырга. ;) рәхмәт. Бик ошады, ләззәт алдым.

  • Аноним

    • 15
    • 02
    • 2017
    • в 15:59

    АУЕКП

  • Аноним

    • 15
    • 02
    • 2017
    • в 15:59

    АУЕКП

  • Аноним

    • 15
    • 02
    • 2017
    • в 15:59

    АУЕКП

  • Аноним

    • 15
    • 02
    • 2017
    • в 15:59

    АУЕКП

  • Аноним

    • 28
    • 02
    • 2017
    • в 09:42

    Бик кызык булды!

  • Аноним

    • 19
    • 04
    • 2017
    • в 01:46

    Help ban account Google AdSense. Send an abuse to Google Adsense on the following sites:
    http://gdenauka.com/
    http://hapume.com/
    http://indelous.com/
    http://usature.com/
    http://monforexe.com/
    We block this account Google AdSense together.

  • Аноним

    • 25
    • 04
    • 2017
    • в 04:43

    Занимаюсь ремонтом стиральных машин в городе Алматы. Ремонтируем все известные проблеммы у стиральных машин. Звоните по телефону 8(777)224-84-26 . Поможем решить вашу проблему быстро и с гарантией.

    Поможем с "Описание Стиральной Машины Samsung"

  • Аноним

    • 27
    • 04
    • 2017
    • в 08:11

    Занимаюсь ремонтом стиральных машин в городе Алматы. Ремонтируем все известные проблеммы у стиральных машин. Звоните по телефону 8(777)224-84-26 . Поможем решить вашу проблему быстро и с гарантией.

    Поможем с "Стиральная Машина Самсунг"

  • Аноним

    • 04
    • 06
    • 2017
    • в 20:57

    http://videochat.world/


    Тагын да кызыграк: