Татарча җырлый торган Барби


2016-04-10 17:15:00

Татарча җырлый торган курчак – бүген хыял түгел, ә сатып алырга мөмкин булган, милли стильдә эшләнгән сыйфатлы уенчык. Без татар балалары өчен кызыклы товарлар сату белән шөгыльләнгән  “Татар уенчыгы” интернет-кибете хуҗалары белән элемтәгә кереп, бүген бу өлкәдә эшнең ничек баруы турында белештек. Сорауларыбызга бу эшкә алынган эшмәкәр Сәидә Сәгыйтова җавап бирде.

- Татарча курчаклар ясау идеясенә ничек килдегез?  

- Бел елдан артык элек безнең кызыбыз туды, аның киләчәктә татарча әйбәт сөйләшүен бик теләдем.  Кызыбыз өчен уенчыклар эзләгәндә, татар телендә уенчыкларның һич юк икәнлеген аңладык. Балалар бит телне шул уенчык, китаплар , мультиклар аша өйрәнә. Тырыша-тырыша эзләдек, төрле җирләрдән һәм шәһәрләрдән берәм-берәм уенчыклар таптык. Шулай безгә бүтән әти-әниләргә дә булышу идеясе килде. Без дөньяда булган бөтен татар телендәге уенчыкларны бер интернет-кибеттә җыярга булдык.

Шулай ук без үзебезнең уенчыкларны чыгарырга да планнар корабыз. Эшебез уңышлы булса, киләчәктә  татарча җырлый торган йомшак уенчыклар, төрле курчаклар, интерактив һәм сөйләшергә өйрәтә торган уенчыклар чыгарырга ниятлибез. Якын арада “Весна” фабрикасының Айгөл исемле курчагы татарча җырлый башлаячак һәм татар алфавиты плакаты дөнья күрәчәк.

Китаплар һәм мультфильмнар ассортименты да арттыруын планлаштырабыз. Тиздән безгә Татармультфильм чыгара торган Тукай һәм Алиш әкиятләре буенча әзерләнгән мульфильм дисклары киләчәк. Балалар өчен пәйгамбәрләр тормышына багышланган дини китапларны да сатуга кертәргә уйлыйбыз.  

- Барбилар нинди җыр җырлый?

- Барбиларны ясатуда безгә Аксу студиясе бик зур ярдәм итте.  Барбилар ике төрле җыр җырлый: беречесе - "Ак каен" җыры ( Зыя Ярмәкәй сүзләре, татар халык көе, Айгөл Закирҗанова башкаруында), икенчесе -"Кояш нурлары" (Галимҗан Латыйпов сүзләре, Исмай Шәмсетдинов музыкасы, Алсу Вәлиуллина башкара). Бу җырларны Аксу студиясе рөхсәтеннән кулланабыз.

 

 

 

- Әлегә курчакларны алырга күп кеше теләк белдердеме? Кулланучыларның беренче фикерләре ниндирәк? 

- Бүгенге көндә берничә курчак кына сатылды, алучылар бик шат булып калды. Бер курчакны 5 яшьлек племянницабызга бүләк иттек. Курчак белән бик яратып уйный, бөтен җирдә курчакны үзе белән йөртә. Бүтән шәһәрләрдән дә заказ бирүчеләр бар, иң күбесе - Мәскәүдән. Без Почта России һәм төрле курьер оешмалары аркылы  эшлибез. Товарны алганда гына түлисе, заказны җибәргәнче без  бернинди акча да алмыйбыз.

- Алга таба курчакларның бәясен төшерү мөмкинлеге булачакмы? 

- Бәяне төшерү мөмкинлеге хәзер дә бар. Курчаклар яки уенчыклар белән бергә тагын тагын нинди дә булса товар сатып алучыларга без бик әйбәт ташламалар ясыйбыз. Шулай ук курчаклар салынган  матур тартмалар кыйммәткә төшә. Упаковкасыз алган кешеләргә курчакны арзан бәядән, бары тик 2190 сумнан бирәбез. Хәзерге вакыта тартмаларның бәясен төшерү мәсьәләсен чишү юлларын эшлибез. Әлбәттә, курчакларны арзан бәядән  дә ясатып була, ләкин бу очракта аларны Кытайда эшләтергә кирәк. Андагы җитештерүчеләр 3000 мең экземплярдан да ким заказ алмыйлар. Шуңа күрә бер төрле курчакны ясау өчен ике миллионга якын акча кертергә кирәк, әлеге вакытта безнең андый мөмкинлегебез юк.

- Татар уенчыкларын куллану телне, татар культурасын үстерүгә нинди өлеш кертә дип уйлыйсыз? 

- Хәзерге көндә татар гаиләләрендә үскән балалар күпчелек очракта татарча сөйләшә белми. Минемчә, мондый күренеш - бик зур проблема. Әти-әниләр балага туган телне өйрәтергә теләмәсәләр, татар теленең бөтенләй бетүе ихтимал. Балага татар уенчыкларын уйнату татар культурасы өчен бик мөһим. Кешегә балачактан ук татар җырлары, моңы, татар сөйләме сеңеп бара. Балачактан ук истә калган мәгълүмат баланың башында гомер буе яши, дип әйтә галимнәр.

Татар телен өйрәнү һәм онытмау өчен аеруча мультфильмнар файдалы, дип уйлыйм. Мәсәлән, минем танышларым балаларына һәрвакыт инглиз мультикларын гына күрсәттеләр. Бераз вакыт узгач, балалары инглизча сөйләшә башлады. Димәк, бала татар телендәге мультфильмнарны гына карса, ул бераздан татарча сөйләшә башлаячак. Бүгенге көндә андыйлар бик күп: Союзмультфильм, Дисней мульфильмнары татарчага тәрҗемә ителгән, Татарстанда төшерелгәннәре дә шактый.  Безнең кызыбыз бик яратып “Ирҗан” дигәнен карый, бу - мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы мультик. Әти-әнине тыңлап, хөрмәт итәргә, ашарга утырыр алдыннан кул юарга, алдамаска, юмарт, тәртипле һәм сабыр булырга өйрәтә.

 

 

 

Сүземне тәмамлап,  татар гаиләләренә мөрәҗәгать итәсем килә. Зинһар, балаларыгыз белән татарча сәйләшегез. Татар телен белү бүген бик зур мөмкинлекләр ача. Беренчедән, ике тел белгән кеше, бер тел беүчедән аермалы буларак, акыллырак булып үсә. Икенчедән, аңа күп кенә төрки телләрне (Төркия, Әзербайжан, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) киләчәктә аңлау күпкә җиңелрәк булачак,  башка чит телләрне өйрәнүдә дә кыенлык булмаячак. Кызыклы факт - совет заманында Ленинградтагы тәрҗемәчеләр институтына татар кешеләрен имтихансыз алганнар, чөнки татарларны чит ил телләренең дөрес әйтелешенә өйрәтергә бик ансат булганын белгәннәр. Без үзебезнең телебезне яратырга һәм киң рәвештә кулланырга тиеш.

“Татар уенчыгы” тәкъдим иткән барлык товарлар белән сез биредә таныша аласыз: https://vk.com/tatar_uen



    Тагын да кызыграк: