Табышмаклар


2016-02-11 21:27:00

1.Көзме, кышмы, язмы, җәйме,
Тыңламый, нишләтәсең —
Кар-буранда, җил-яңгырда
Салмый ул эшләпәсен.

(Кадак)

2. Авызына башны тыгып
Карадым, курыкмадым.
Аннары, башына менеп,
Рәхәтләнеп йокладым.

(Мич)

3. Башка җирләре бик дөрес,
Бер генә ялгыш монда:
Түгел никтер урынында
Мөгезе — борынында!

(Мөгезборын)

4. Сакаллы булып туган ул,
Сакаллы сабый булган.
Парикмахерга кермәгән,
Сакалын кистермәгән.

(Кәҗә)

5. Су өстендә җәяү йөрим,
Тып-тып басып атлыйм мин,
Иң тирән җирдән үтәм,
Өз генә дә батмыйм мин.

(Боз өстендә)

6. Бар җирне кызылга буяр,
Әмма канга буямас.
Кайчан гына атса да ул,
Беркем куркып уянмас.

(Таң)

7. Бик күп телләрне белсә дә
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним дисәң өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә.

(Сүзлек)

8. Йөртәләр аны һәрвакыт
Каты-каты типкеләп,
Җан-фәрманга йөгерә ул,
Тормый бер дә үпкәләп.

(Футбол тубы)

9. Морзе азбукасы белән
Тукылдата тук-тук-тук:
— Тик торганым юк, юк, юк,
Шуңа күрә мин тук, тук!

(Тукран)

10. Ешне генә ярата ул,
Булганы юк уенда;
Аннан башка үткәрәләр —
Үзе килми туена.

(Сабан)

(с) Шәүкәт Галиев.

Һәркемнән иртә тора,
Җылы нурларын сибә. 


(Кояш) 

=====

Итләч, йомры, яшелен
Өзеп алдым, яшердем;
Гаҗәпләндем бераздан,
Кояшсыз да кызарган.


(Помидор) 

=====

Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. 


(Куян)

=====

Алсу битле кыз үсте,
Кызарып җиргә төште. 


(Алма)

=====

Үзе мыеклы,
Туны мамыклы,
Битен ул юа,
Тик сусыз гына. 


(Песи)

=====

Үзе зур, мөгезле,
Озын гына койрыклы.
Сөт бирә, май бирә.
Җәен йөри көтүдә. 


(Сыер) 

=====

Урманда яши,
Бу озын колак.
Кишер ярата,
Үзе бик куркак.


(Куян)



    Тагын да кызыграк: