Оста куллар: гади әйберләрдән - матур уенчыклар


2016-08-23 17:32:00

Балалар, олылардан аермалы буларак, хыяллана белә. Кечкенә һәм гади кәгазь битен искитмәле зур космос корабы, катыркадан эшләнгән тартманы - тулы бер галактика итеп күз алдына китерә беләләр алар. Балагызның фантазиясен эшләтү белән берьюлы кул моторикасын яхшыртырга телисезме? Димәк, Tatarbaby әзерләгән кызыклы һәм файдалы шөгыльләр исемлеге нәкъ сезнең өчен!

Кәгазь пакетлар

“Икеа” ише кибетләрне уратып кайткан саен алар аерым бер тартмагызда җыелып ятадыр, мөгаен. Ыргытыргамы? Әлбәттә, юк! Алар ярдәмендә балалар белән күп кенә кызыклы уеннар оештырырга була. Кечкенә таҗ шикелле башлык яки үзенчәлекле битлекләр, кытайда киң таралган  кәгазь фонарьлар, кулга киелеп уйный торган нәни уенчыклар, аппликацияләр һәм тагын күп кенә матур әйберләр ясап була мондый пакетлардан.

          

 

Туңдырма таяклары

Ничәмә-ничә еллар буе бу таяклар һичбер үзгәреш кичерми! Ыргытырга җәлләп, бик күпләр аларны аерым бер тартмада җыеп бара. Агачтан эшләнгән, шома таякчыкларны кулда тот шундвый рәхәт - балалар белән бергә алардан матур-матур уенчыклар ясап карагыз.

             

         

 

Гирляндалар

Гаиләгездә бәйрәм көтеләме? Балаларыгызга кызыклы уен тәкъдим итегез – күмәкләшеп төрле-төрле төстәге бизәкләр – гирляндалар әзерләгез! Мондый уен балаларыгыз белән булган мөнәсәбәтләрегезне тагын да яхшыртачак, чөнки нәниләр үзләренең кирәклеген, чын-чынлап әти-әнисенә ярдәм итүен тоячаклар.

        

            

 

Иске оекбашлар

Ташлаганчы, башта алар беләнчып-чын  курчак спектаклен оештырып калыгыз! Оекларны “җанландыру” процессына балаларыгызны да тартыгыз - аларның фантазисе үзегез беркайчан да уйлап тапмаслык гаҗәеп хайваннарны барлыкка китерәчәк.

         

       

 

Өйдәге куыш

   

Караңгы көзге кичләрдә җылы һәм рәхәт бер почмакта сыенып утырасы килә. Кирәкмәгән тукыма, техникадан калган катыркаларны эшкә җигеп, кечкенә генә куыш ясагыз. Аның эчендә балага кичләрен кызыклы китаплар укыгыз - үзегез дә менә дигән итеп ял итәчәксез! 



    Тагын да кызыграк: