“Нәниләргә әлифба” интерактив китабы


2016-02-11 00:50:00

Баланы мәктәпкә әзерли башлаганда, иң беренче мәсьәлә – әлбәттә, хәрефләрне өйрәнү. Нәниләр татарча укый һәм яза башласын өчен Татастан китап нәшрияты "Нәниләргә әлифба" проектын тәкъдим итә. Сезне бу китап белән якынрак танышытырыр өчен Tatarbaby аның турында махсус материал әзерләде.


Беренчедән, бүген татар телендәге интерактив уенчыкларның бик аз булуын әйтеп китик. "Нәниләргә әлифба" китабына беренче караш салганда ук, аның тавыш чыгара торган сенсор төймәләре күзгә ташлана. Башка китаплар арасыннан ул, беренче чиратта, шуның белән аерылып тора да.


Проектның авторы һәм төзүчесе – Талия Шакирова. Башка әлифбалардагы кебек үк, бу китапның һәрбер битендә хәрефләр һәм аларны яхшырак истә калдыру өчен ассоциатив рәсемнәр төшерелгән. Сул якта иҗекләр баганасы урнашкан. Хәрефләрнең дөрес әйтелешен өйрәнү өчен биредә иҗекләп язылган махсус дүрт юллык шигырь дә бар. Әлеге дүртъюллыклар Җәүдәт Дәрзаманнның "Безнең әлифба" шигыреннән алынган.


Китапны укырга гына түгел, аның эчендә язарга да ярый. Һәрбер хәреф янында аны дөрес төшерергә өйрәтүче буш каралган. Хәреф төймәсенә басканда, бер баланың ягымлы тавышы аермачык итеп аны әйтә. Китап азагындагы белешмәгә караганда, хәрефләрне Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче номерлы татар гимназиясе укучысы Илүзә Гыйлемҗанова укыган.


Китапның һәрбер бите тыгыз катыркадан эшләнгән."Тавышлы" интерактив панель кечкенә батарея ярдәмендә эшли. Китапның бу өлеше калын, нык пластмассадан эшләнгән. Моңа охшаш башка өйрәткеч уенчыклар белән чагыштырганда, әлеге әлифбаның чыдамлы, озак кулланылышка чамалап ясалганлыгы сизелә.


Әлеге китапны Казанның Бауман урамында урнашкан "Китаплар кибете"ннән сатып алырга мөмкин. Бәясе – нибары 240 сум. Безнең фикеребезчә, мондый китап кечкенә балалары булган һәрбер татар гаиләсендә булырга тиеш.


  • Аноним

    • 07
    • 04
    • 2016
    • в 02:24

    интернет аша сатып алырга иде... кайчан әле Казанда булырбыз(((


    Тагын да кызыграк: