Мәктәпкә барабыз: балага ниләрне өйрәтергә?


2016-08-23 16:35:00

Ниһаять, бу көн якынлашып килә – тиздән, бик тиздән сезнең кечкенә бәбиегез мәктәп бусагасын атлаячак. Матур форма элгечкә эленгән, өр-яңа дәфтәрләр букчага тутырылган – тагын ниләр әзерлисе калды икән? Балагыз турында борчылуыгызны киметер өчен, аңа түбәндәге әйберләрне өйрәтеп кую артык булмас. 


• Беренчедән, бала үз исемен, фамилиясен һәм атасының исемен дөрес әйтеп бирә һәм яза белергә тиеш; 

• Әти-әнисенең кем булып һәм кайда эшләвен, өй адресын, телефон номерын беләп торса – тагын да яхшы; 

• Үзенең кайсы илдә һәм шәһәрдә яшәвен, үзе белгән башка шәһәр һәм илләрне санап бирә алсын; 

• Иң киң таралган үсемлек һәм хайван исемнәрен, балык, кош һәм хайваннар арасындагы аермаларны өйрәтегез, кыргый һәм йорт хайваннарын да аера белсен; 

• Йорт хайваннарының кешегә китергән файдасын аңлатып бирегез;

• Яшелчәләрнең кырда, ә җиләк-җимешләрнең бакчада үскәнен дә әйтеп китегез; 

• Агачларда һәм куакларда үсә торган җиләк-җимешләрне мисалга китерә алсын;

• Юл, җир асты һәм һава транспортлары арасындагы аерманы аңлатып бирә белсен; 

• Белгән һөнәрләрен әйтеп китсен; 

• Шар, өчпочмак, дүртпочмак һәм куб фигураларына охшаш әйберләрне мисалга китерә алсын; 

• Төп бәйрәмнәрне белсен;

• Үзенең ни өчен мәктәпкә баруын аңлатып бирә алсын. 


Әгәр дә бала мәктәпкә кадәр үзе җәяү йөриячәк икән, аны төп юл кагыйдәләре белән таныштырырга ашыгыгыз. Таныш булмаган өлкән хатын-кыз һәм ир-атларга, яшьтәшләренә беренче тапкыр ничек эндәшергә кирәк булуын аңлатып бирегез. Өй ачкычын югалткан очракта, мәктәптә яки өйгә катканда туарга мөмкин очракларда (кием ертылу, таныш булмаган балаларяки өлкәннә белән элемтәгә керү, ярдәм сорарга кирәк булак очраклар) ни эшләргә кирәклеге турында сөйләшегез.



    Тагын да кызыграк: