Jadidfest милли бизәкләрне күрсәтте


2016-04-05 00:26:00

Казанда 2-3 апрель көннәрендә моңарчы күзәтелмәгән, яңа форматтагы татарча Jadidfest фестивале үтте. Чара үз мәйданында татар үзешчәннәрен, туган телебездә һәм милли стильдә төрле продукция булдыручыларны, мәдәният эшлеклеләрен җыйды. Tatarbaby әлеге фестивальдә булып кайтты һәм үзе күреп-белгәннәрен сезгә дә сөйләп бирергә әзер.

Милли, этник стиль бүген модада. Шуңа күрәдер, бәлки, татар орнамент-бизәкләрен кулланып ясалган эксклюзив эшләнмәләргә дә игътибар артты. Jadidfestта мондый әйберләрне бик күп санда очратырга мөмкин иде. Мәсәлән, милли үзенчәлекле кием яратучылар өчен бүген киң сайлап алу мөмкинлеге бар икән – Abau, Ethnic element, MIRA RACHMAT, ORNAMENT BY ADELE KHADIEVA, Mardesign брендлары астында эшләүче осталар теләсә нинди зәвыкны кәнәгатьләндерерлек матур киемнәр җитештерә.

 

  

 

Бижутерия дисәң дә, ни генә юк иде монда – чулпы формасында эшләнгән алкалар, милли бизәкле муенсалар, замана модасын тарихи мотивларыбыз белән янәшә үреп эшләнгән күп кенә кызык нәрсәләр сатып алырга мөмкин икән бүген.

 

 

 

Һәм инде әлбәттә, нәниләр өчен татар телендә җитештерелүче продукция киңлеге аеруча сөендерде. Иң кечкенәләрнең беренче көннәреннән үк ярдәмгә килергә әзер булган берсеннән-берсе кызыклы китаплар, татар хәрефләре төшкән шакмаклар, халык җырларын башкаручы курчаклар, милли орнамент төшерергә өйрәтүче махсус буяугычлар һәм тагын чиксез күп файдалы һәм матур әйберләрне бүген сатып алырга бик җиңел – моның өчен проект авторлары белән элемтәгә керергә генә кирәк.

 

 

 

Кулдан эшләнгән яки әлегә аз тиражда җитештерелгән уенчык һәм киемнәрнең бәясе күпләргә кыйммәтрәк булып тоелырга мөмкин. Һәм әлеге мәсьәләне чишү үзебездән генә тора икән. Үзешчәннәр бәяне төшерә алсын өчен әлеге төр продукциягә сорау барлыгын, аның зур булуын исбатлап күрсәтергә кирәк. Алдан заказ биреп, алдан түләү шартыннан курыкмыйча, татар үзешчәннәренә ышаныч белән карасак, милли стильдәге эшләнмәләр тиз арада популярлашып, хәтта дөнья күләмендә дә киң тарала аладыр.

P.S. Фотолар Jadidfest чарасының Вконтакте челтәрендәге рәсми төркеменнән алынды. 


  • Аноним

    • 07
    • 04
    • 2016
    • в 02:32

    Әфәрин!!! Яхшы матур әйберләр уйлап чыгарганнар!

  • Аноним

    • 07
    • 04
    • 2016
    • в 02:55

    Сайтыгыз тагында тулып торсын. Психологик яктан 4-5-6 яштә баланы ничек тәрбияләргә, нинди уеннар уйнарга, нәрсә һәр яшьтә белергә тиеш - шуны барысында беләсе килә.

  • Аноним

    • 08
    • 04
    • 2017
    • в 22:53

    Любопытный вопрос

    ---

    порно рассказы с другом силой трахнули жену а также порно дочка наташа


    Тагын да кызыграк: