Әниләр өчен файдалы сайтлар


2016-03-06 01:36:00

Өй җыештырылган, ашарга пешкән, балаң тук, коенган һәм мес-мес килеп йоклый. Ура, хәзер инде үзеңә дә бераз ял итеп алсаң була! Шул минутта кул үзеннән-үзе ноутбук, планшет, телефонга үрелә дә социаль челтәрне ача. И китә инде дус кызлар белән язышу, фотография карау, төрле төркемнәрдә язган кызыкларны уку... Күз ачып йомганчы бер-ике сәгать үтеп тә киткән, экранга текәлеп утырудан күз авырта, бил, буыннар каткан.

Кыскасы, ял итәм дип утырасың, әмма нәтиҗәдә үзеңне бер дә ял иткән итеп хис итмисең. Кайчак хәтта, нәрсәгә дип кирәк булды инде миңа таныш түгел кешеләргә лайк тезеп, мәгънәсез әйбер укып утыру, дип уфтанып та куясың. Ә бит интернетта утырган вакытны күпкә файдалырак үткәреп була! «Татарбәби» сезнең өчен яшь әниләргә кирәкле сайтлар исемлеген әзерләде:

1. iHerb – табигый һәм экологик яктан чиста товарлар сатучы интернет-кибет: http://ru.iherb.com/. Монда сез төрле витамин, биологик актив өстәмәләр һәм натураль косметика сайлый аласыз. Үземә кирәкне мин гади кибеттән дә алам, дип кул селтәргә ашыкмагыз. Әлеге сайттагы товарлар югары сыйфатлы, ассортименты бик зур, һәм шуңа өстәп – безнең аптекада сатылганнан күпкә очсызрак. Хәтта почта белән Русиягә хәтле җибәрүне санаганда да. Һәр товар турында кулланучыларның фикерен укып, кирәкле әйберне сайлавы да җиңелрәк. Күп хатын-кызлар iHerb сайтыннан балык мае (тире, чәч, тырнак өчен бик файдалы), натураль шампунь (чәч тиз майланмасын һәм кубалакланмасын өчен), тәнгә сылар өчен кокос мае һәм башка әйберләр сатып ала.

 

 

2. Флай-леди – өй хуҗалыгын дөрес итеп оештыру системасы: http://www.flylady.ru/. Татар хатынын өй җыештырга өйрәтәсе юк, әлбәттә. Безне бит кечкенәдән ук өең чиста булсын, кеше алдында оят була күрмәсен берүк, дип үстерәләр. Шуңа күрә ял көне җитүгә, күп хатын-кызлар, рәхәтләнеп ял итү урынына баласын иренә тоттырып урамга чыгара да, өйне җыештырырга, ашарга пешерергә тотына. Кая инде анда ял итү? Флай-леди системасы исә өйне тәртипкә китерүгә башкачарак карый.

Системаның нигезендә өйне зоналарга булеп, зур эшләрне вагракларга бүлеп эшләү ята. Гадирәк итеп әйткәндә, көн саен 15-20 минут аерым зонаны җыештырсаң, авыр “генеральный уборка” турында онытырга була. Өегез болай да ялт иткән булса да, сез әлеге сайтта эшегезне тагын да җайлы һәм тиз башкарыр өчен киңәшләр табырсыз. Нәтиҗәдә ирегез, балагыз һәм үзегез өчен буш вакытыгыз күбрәк калачак.

3. Имезү буенча консультация сайтлары. Дөресен әйткәндә, алар шактый күбәү, мисал өчен “Молочные Феи” сайтын алыйк: http://www.milkyfairies.ru/. Күп кенә яшь аналар “имезә алмадым”, “сөтем юк, бала ач”, “имине капмый, шешәдән генә ашый” дип зарлана. Баксаң исә, күпчелек хатын-кыз баласын рәхәтләнеп имезә ала икән, тик моның шартлары бар.

Мәсәлән, су эчерү өчен шешә яки имезлек-пустышка каптыру да баланың күкрәктән бизүенә китерә ала. Эш шунда: шешә имезлеген суырганда балага әллә ни көч куерга кирәкми, су яки сөт авызга үзе ага. Ә әни сөтен ашаганда балага көч куерга кирәк, шуңа күрә бала үзенә җиңелрәк юлны эзли башлый  - әнисе имезим дигәндә читкә борыла, киреләнә, елый. Әнисе, мескен, сөтем беткәндер дип смесь алырга йөгерә... Бу, әлбәттә, бер мисал гына, башка сәбәпләр дә булырга мөмкин. Бала имезүдә проблемаларыгыз килеп чыкса - имезү буенча консультация сайтына яки төркеменә кереп, бушлай сорау бирә аласыз. Күп вакытта әниләргә консультант биргән гади киңәшләрне үтәү дә җитә.

 

 

4. Аналар өчен читтән торып эшләү - http://mamarabotaet.ru/. Әгәр дә буш вакытыгыз булса, интернеттан акча эшләү мөмкин. Регистрация, материаллар өчен акча түләүне сорый торган вакансияләргә борылып та карамагыз – бу эш бирүче түгел, ә алдакчылар. Нинди эш эшләп була соң бала белән өйдә утырган килеш? Копирайтер, социаль челтәрдә төркем администраторы, SMM-менеджер, корректор, тәрҗемәче, дизайнер вакансияре еш очрый. Кул эшегез – тегү, бәйләү, чигү кебек һөнәр дә акча эшләргә ярдәм итә ала. «Мама работает» сайтында сез яңа вакансияләр һәм декретта утырган килеш ничек акча эшләп булганы турында язмалар таба аласыз.

5. Артык интекмичә генә ябыгырга теләүчеләр өчен менә дигә сайт  - http://www.uglevodov.net/. Углеводов.нет системасы ач тормыйча, физик күнегүләр ясамыйча һәм тәмледән-тәмлене ашаган килеш ябыгырга ярдәм итә. Ышанмыйсызмы? Бу әллә нинди тузга язмаган фантастика түгел. Углеводов.нет системасы нигезендә, исеменнән үк аңлашылганча, углеводларны мөмкин кадәрле киметү тора. Ярма, бәрәңге, шикәр, ипи, камыр ашлары һәм хәтта җиләк-җимеш турында онытырга туры киләчәк. Аның каравы, ит, балык, йомырка, кайбер яшелчә һәм хәтта майны да туйганчы ашарга мөмкин.

Диетаның сере – кеше май+аксым+углевод ашаса, углеводны таркату җиңеләя, ә ашалган майлар тәндә “запас” булып җыела. Углевод ашауны чикләсәк, организмга теләсә-теләмәсә дә майны таркатырга туры киләчәк. Һәм әле генә ашаган майны гына түгел, ә “проблемалы зоналарда” җыелганын да. Инде гомер буе җиләк-җимешсез ничек яшәрмен, дип кайгырсагыз, борчылмагыз. Кирәк кадәр ябыккач, углеводларны әз-әзләп, чамасын гына белеп кире кайтарырга да мөмкин.

Углеводов.нет сайтында сез ябыгыр өчен нинди ризыкны нинди күләмдә ашарга яраганлыгы турында белерсез. Биредә шулай ук рецептлар, диета турында төп мәгълүмат та бар. Әгәр теләсәгез, сайтта теркәлеп, анда үз сәхифәгезне булдырырга мөмкин, монда үз ябыгу графигын төзергә, ашалган ризыкларны язып барырга һәм ябыгу максаты куйган башка кешеләр белән киңәшләшергә, аралашырга да була. Исегездә тотыгыз: табиблар бу диетаны атна-ун көннән артык тотарга киңәш итми, чөнки күбесенчә аксымнан торган ризык кына ашау организмга авырга туры килергә мөмкин. 

Кирәкле, кызыклы сайтлар күп алар. Социаль челтәр белән генә чикләмәнмәгез, үзегезне төрле яклап үстерегез, вакытыгызны файдалы итеп үткәрегез!

Автор: Ләйсән Рәкыйпова


  • Аноним

    • 25
    • 03
    • 2016
    • в 13:10

    Бик кызыклы язма! Карап чыгасы булыр.

  • Аноним

    • 07
    • 04
    • 2016
    • в 02:09

    Рәхмәт бик зур! Татар телендә уку бик рәхәт! Кирәкле мәгьлүмат!


    Тагын да кызыграк: