“Барби буласым килә!”


2016-03-22 16:15:00

Сезнең 8 яшьлек кызыгыз әлеге фотодагы төсле бизәнеп куйса, сез аңа ни дияр идегез? Ә менә Великобританиядә яшәүче Кэти Прайс исемле фотомодель үз кызының әлеге фотоларын үзе Инстаграм социаль челтәренә кертеп элгән. Гади күзәтүчеләр бу күренешне бик каты тәнкыйтләсәләр дә, Кэти үз кызын яклап, башкаларны аның сайлау хокукын хөрмәт итәргә чакырган.

  

Коментаторларның берсе бу яшьтә күп кенә кызларның косметика белән “уйнарга” яратуын искәртсә, башка бер ханым болай дип яза:

“Бервакытны, 9 яшьлек чагымда мин мәктәпкә иннек буяп килдем. Укытучы апа ачуланып, өйгә кайтарып җибәрде, җитмәсә, өйдә әнидән дә бик каты эләкте. Хәзер, үсеп, кеше булгач, мин аларның урынында үзем дә нәкъ шулай ук эшләр идем. Чөнки бу бик начар күренеш”.

Эш косметика куллану-кулланмауда гына да түгел. Әлеге фотода кызның чәчләре, күз карашлары журналлардагы “сексуаль” хатын-кызларныкына охшатып төшкән. Һәм 8 яшьлек кызның мондый образга омтылуы, чыннан да, борчу тудыра.

Әлбәттә, барлык кызлар да билгеле бер яшьтә матурланырга, башкаларга күбрәк ошарга тели башлый. Әнинең бизәнгечләре арасыннан иннек табып алып, беренче тапкыр бизәнеп карау – һәр кечкенә кызның зур хыялы. Тик бу эш балачакның бер кызыклы тарихы итеп кенә сакланырга тиеш түгелме? Ситуацияне контрольдә тоту өчен кыз бала артыннан игътибар белән күзәтү кирәк. Әгәр дә ул сезнең иннек-кремнарыгыз белән кызыксына башлый икән, аңа махсус, балалар өчен ясалган косметика алып бирергә кирәк.

Үзегезне искә төшерегез: ничә яшьтә бизәнә башлагансыз микән? Күпчелегебезнең беренче тушь, подводка, иреннәр ялтыравыгы буяп караган чакларыбыз шул 15-16 яшькә туры килгәндер. “Соңга калып” бизәнү үзебез өчен дә яхшырак булып чыкты түгелме? Әлбәттә, һәр сыйныфта 13-14 яшьтән үк кыска итәк киеп, масаеп йөрүче кызлар була. Тик тирәдәгеләр андыйлар турында гадәттә нинди фикердә кала?

Бүген заманнар үзгәрде. Косметика белән артык мавыккан 16 яшьлек кызлар еш кына 25 яшьлек булып күренә. Соңгы арада бигрәк тә калын итеп каш буяу модага керде. “Селфи” заманы үз кагыйдәләрен булдырды: үсмерләр бүген үрдәк шикелле ирен турсайтып, күзләрен шардай ачып, бит очларын эчкә суырып фотога төшәргә ярата.

Чын матурлык идеаллары кайда китеп югалды соң? Сипкелле, бит очлары алсуланып торган йөз, ихлас елмайган иреннәр? Кечкенә кызларның үз-үзенә карата булган мөнәсәбәте бүген “лайклар” һәм комментарийларга карап кына төзелә. Шуңа күрә хәзерге заманда кыз балага кечкенәдән үк чын байлыкның тышкы кыяфәттә түгел, эчке халәттә икәнлеген аңлатып тору кирәк. Акыллы, укымышлы булуның мөһимлеген кабатлау аеруча зарур. Кызларыгызга “Барби” клонына әйләнергә ирек бирмәгез - бу аның киләчәгендә бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 

Әлеге язма "Нихәл, кызый?" газетында да басылып чыкты. 


  • Аноним

    • 07
    • 04
    • 2016
    • в 02:37

    Рәхмәт! Рәхәтләнеп укыдым! Миңа бик кирәкле бу мәгълүмат. Татар телендә булгач тагында катлап-катлап рәхмәтләрен әйтәсе килә!!

  • Аноним

    • 21
    • 04
    • 2016
    • в 09:31

    Ужас, педофиллар өчен менә дигән кызыктыру инде бу! Нигә дип кечкенә баланы фахишә сыман бизәндерергә кирәктер!


    Тагын да кызыграк: