"Астан хәбәр, өстен ал"


2016-02-11 21:27:00

Әлеге уен балалар бакчасында һәм кече классларда балалар арасында дөрес контакт урнаштырып, дустанә мөнәсәбәтләр төзергз ярдәм итәчәк. 

Уйнау тәртибе:

Балалар, санашып, «әби»не сайлыйлар. Әбинең алдына мендәр салалар, тагын бер бала аның алдына иелә һәм бите белән мендәргә ята.

Калган уйнаучылар аның аркасына кулларын бер-берсенә каплап тезәләр. Әби:

— Астан хәбәр килде, өстен ал! — ди. Өстәге кул тиз генә тартып алынып, аска тыгылырга тиеш була.

Әби шулай тиз-тиз:

Өсте хәбәр, астын ал! Асты хәбәр, өстен ал! — дип әйтеп тора. Астан да, өстән дә кулларны тартып алып, өскә-аска куеп торалар. Дөрес алмаучының кулын ачтырып, уч төбенә сугалар. Сугылучылар уеннан чыга бара. Шулай кулларны алып беткәнче уен дәвам итә.

 


  • Аноним

    • 07
    • 04
    • 2016
    • в 02:27

    Аңламадым бу уенны, бәлки рәсем булса иде...


    Тагын да кызыграк: