5 яшьлек бала ниләр белергә тиеш?


2016-05-19 12:23:00

Һәрбер ата-ана үз баласының төрле яктан үскән, белемле булуын тели.  Шул ук вакытта һәрбер бала тормышны, тирәк-якны бик тә үзенчәлекле рәвештә өйрәнә. Әти-әнинең төп бурычы – аңа бу юлда  ярдәм итү, дөрес юнәлеш күрсәтү һәм ышанычлы таяныч булу. Махсус сезнең өчен Tatarbaby бу зур эштә ярдәмгә килерлек исемлек әзерләде. Рәхим итеп, укыгыз:  5-6 яшьләрдә баланы ниләргә өйрәтергә вакыт?

 

Тирә-яктагылар белән аралашу

- бер яки ике бала белән элемтәгә керә ала;

- таныш кешеләр һәм өлкәннәр белән җиңел аралаша;

- башка балалар белән бергә уйный;

- уеннан соң уенчыкларын җыеп алып куя.

- конфликт туган өчракта өлкәннәрне ярдәмгә чакыра;

- конфликтны сүз ярдәмендә чишәргә тырыша.

 

 

 

Тел һәм укый-яза белү

- Биремнәрне, аңлатмаларны игътибар белән тыңлый белә;

- Гади көндәлек сөйләмне беренче кат ишетүдән аңлый һәм кабул итә;

- Төрле хәлләрне үзара бәйли, логик яктан аңлата белә;

- Кычкырып укыган әкият-хикәяләрне кызыксынып тыңлый;

- Уку белән бәйле эшчәнлеккә кызыксыну күрсәтә;

- Тыңлап ишеткәннәрне сөйләп бирә ала;

- Фото һәм рәсемнәрдәге кешеләрне, үзе очраткан әйбер һәм хайваннарны таный;

- Туган уй-фикерләрен рәсем ясап аңлата ала;

- Әлифбаны (хәрефләр рәтен) яттан белә;

- Зур һәм кечкенә хәрефләрнең аермасын аңлый.

 

Логик һәм математик фикерләү

- Төрле әйберләрне төс, форма һәм зурлыгы буенча аера белә;

- Әйберләрнең гади сыйфатларын, ни өчен кирәк булуын истә калдыра;

- 10га кадәр саный һәм бу саннарны язып күрсәтә белә;

- Түгәрәк, дүртпочмак, турыпочмак һәм өчпочмак фигураларын белә;

- Әйберләрнең урынын аңлата – предметларның аста яки өстә, башка әйбернең янында, артында, алдында икәнлеген әйтә ала;

- Чагыштыру сүзләрен сөйләмендә куллана - әйберләрнең зуррак, кечерәк, кыскарак, озынрак һ.б. икәнлеген аңлатып бирә ала.

 

    

 

Вак моторика һәм иҗат

- каләмне дөрес тота;

- муенса сәйләннәрен җепкә тезә ала;

- калын кәгазьне сызык буенча кайчы белән туры кисә;

- калын кәгазьдән түгәрәк, дүртпочмак, өчпочмак, турыпочмак кисә белә;

- клей ярдәмендә аппликацияләр ясый белә;

- пластилиннан елан, туп, беленчек ясый;

- 10 төсне аера: кызыл, сары, зәңгәр, яшел, кара, ак, көрән, ал, шәмәхә, кызгылт-сары;

- башкаларга кушылып җырлый ала.  

 

Әлеге исемлекнең бары тик теоретик мәгълүмат кына булуын истә тотыгыз. Һәрбер бала индивидуаль, кайсыдыр өлкә аңа кыенрак бирелә икән - димәк, башка бер шөгыльдә ул зуррак уңышларга ирешәчәк.

Әлеге язма www.icanteachmychild.com сайтыннан алып тәрҗемә ителде. 



    Тагын да кызыграк: